Әлмәттә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган түгәрәк өстәл узды

2021 елның 19 феврале, җомга

17 февральдә Әлмәт шәһәренең 2 нче лицее базасында «Туган телем − иркә гөлем» дигән Парламент дәресе – 2021 кысаларында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл эшендә 9-11 сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар катнашты. Алар арасында «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе, шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары һәм башкалар бар иде.

Түгәрәк өстәл барышында укучыларның рухи-әхлакый, шәхси формалашуы контекстында актуаль мәсьәләләр күтәрелде, туган телләргә һәм халыклар мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәтнең әһәмиятен аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International