Татарстанда химия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

18-21 гыйнвар көннәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында 8 нче сыйныф укучылары өчен химия буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы һәм 9-11 нче сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы үткәрелде. Әлеге олимпиада ике турда узды (теоретик һәм эксперименталь).

Эксперименталь тур биремнәрен балалар Казан милли технологик тикшеренү университеты базасында химия лабораторияләрендә эшләделәр.

Химия буенча олимпиадада Татарстанның 20 муниципаль берәмлегеннән 182 укучы катнашты.

Олимпиадада катнашучыларга Үзәк фән-методик комиссия тарафыннан органик, органик булмаган, физик, аналитик химиянең төп бүлекләре буенча биремнәр тәкъдим ителде.

Химия буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе булды:

Рөстәм Гыймадиев, Түбән Кама муниципаль районы 35 нче лицейның 8 сыйныф укучысы.

Казан, Яр Чаллы, Балтач һәм Түбән Кама муниципаль районнарыннан 22 укучы олимпиада призерлары булды.

Химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында Казан,  Чаллы һәм Саба районнарыннан 18 укучы җиңүче булды.

Казан,  Чаллы, Яшел Үзән, Мамадыш, Әлмәт, Чистай һәм Мөслим районнарыннан килгән 40 укучы бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призерлары булдылар.

Олимпиадада катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде, аның составына Казан федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының аспирантлары һәм профессор-укытучылар составы хезмәткәрләре кергән.

Жюри рәисе – химия фәннәре докторы Игорь Седов.

2020-2021 уку елында химия буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Белгородта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International