БДИ-2021не бары тик югары уку йортларына керүчеләр генә тапшырачак

2021 елның 23 гыйнвары, шимбә

- Карар проекты нигезендә 2021 елда бердәм дәүләт имтиханы бакалавриат программалары һәм белгечлек программалары буенча укырга кабул иткәндә керү сынаулары буларак үткәрелә, – диелә документка аңлатма язуында.

Документта шулай ук 11 сыйныфны тәмамлаучылар быел бары тик рус теле буенча БДИ нигезендә генә мәктәп аттестаты ала алачаклар: бу норма “2021 елда югары уку йортларының бакалавриат программалары һәм белгечлек  программалары буенча укырга керергә планлаштырган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен” гамәлдә.

Әмма вузларга укырга керергә җыенмаган балалар, мәктәп аттестаты алу өчен, рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханнарын тапшырырга тиеш булачак.

 Тагын бер мөһим норма 10 сыйныф укучыларына кагыла:

- 2020/21 нче уку елында урта гомуми белем бирү планының аерым уку предметларын үзләштерүне тәмамлаган 10 нчы сыйныф укучылары 2021 елда әлеге уку предметлары буенча бердәм дәүләт имтиханында катнашырга хокуклы, –  диелә документта.

Искәртеп узабыз, элегрәк мәгариф министрлыгында 2021 елда БДИның вакытыннан алда тапшырылуы гамәлдән чыгарыла, дип хәбәр иттеләр. Имтихан 31 майдан 2 июльгә кадәр югары уку йортларына керү өчен генә узачак. Өстәмә чор – 12 июльдән 17 июльгә кадәр. Вузга кермәүчеләр ике фән: рус теле һәм математика буенча 24-28 май көннәрендә Дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшыра. Бу – мәктәптә үткәрелә торган контроль эш формасы. 2021 елда база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ үткәрелмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International