Инвалидлар декадасы кысаларында Чаллының балаларны гаиләләргә урнаштыру үзәге оештырган «Йөрәктән йөрәккә» дип аталган яңа ел бәйрәмен уздыру күркәм традициягә әйләнде.
Бәйрәмдә Яр Чаллы, Алабуга, Тукай, Минзәлә һәм Мамадыш районнарыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 36 бала катнашты. Кунаклар арасында инвалидлыкның авыр формасы булган "Мэрхэмэт" балалар йортын тәмамлаучылар да бар иде.