Илсур Һадиуллин Ульяновск өлкәсендә яңа балалар бакчасы ачылу тантанасында катнашты

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

2 декабрьдә Ульяновск өлкәсенең Николаевка районы Зур Чирекле авылында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов катнашында балалар бакчасын ачу тантанасы узды. Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Илгиз Халиков катнашты. 

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов объектта башкарылган эшләрне югары бәяләде һәм яңа корпусны төзүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт белдерде.

Илсур Һадиуллин үз чыгышында  Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекнең әһәмиятен билгеләп үтте.

Тәрбия һәм укыту татар телендә алып барыла торган яңа балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән. Ачылу тантанасыннан соң, мөхтәрәм кунаклар яңа балалар бакчасы бүлмәләрен: кече яшьтәге балалар өчен төркемнәр, азык-төлек блогын, бассейнны, өстәмә белем бирү бүлмәләрен һ. б. карап чыктылар.

Әлеге чара кысаларында «түгәрәк өстәл» оештырылды. Анда мәктәпкәчә белем бирүне үстерү концепциясен тәкъдир иттеләр, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклаштылар. Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм тәрбия министрлыгы арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International