Илсур Һадиуллин - “ПроеКТОрия”дә катнашучыларга: Сезнең җиңүегез - башка укучылар өчен үрнәк

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бүген "ПроеКТОрия" Бөтенроссия һөнәри ориентация форумы җиңүчеләре белән очрашты. Форумда катнашып «Мәгълүмат технологияләре» юнәлеше буенча Иннополис лицее командасы беренче урынны, ә КФУның IT-лицее командасы өченче урынны алды.

"Без сезнең уңышларыгызны күреп шатланабыз. Татарстанны бөтенроссия дәрәҗәсендә таныттыгыз- моның белән горурланырга гына мөмкин. Республикабыз мәнфәгатьләрен яклап, шундый җиңүгә ирешүегез сөендерә. Һәм сезнең җиңү башка укучылар өчен үрнәк булсын. Тиз үзгәрә торган дөньяда үзеңне табу, белем бирү траекториясен төзү, профессионал булу - бик мөһим. Сез үзегезнең максатыгыз, омтылышыгыз һәм теләгегез барлыгын күрсәттегез. Киләчәктә сез яхшы белгечләр булырсыз дип ышанам, - диде форумда катнашучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International