2020 елның 21 октябреннән 14 ноябренә кадәр Татарстан Республикасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2020» VI Милли чемпионатының региональ этабы уза.
Татарстан Республикасында региональ чемпионатны 54 компетенция буенча һөнәри белем бирү оешмалары мәйданчыкларында, «Мәктәп укучылары», «Студентлар» һәм «Белгечләр» өч категориясендә үткәрү планлаштырыла.