"Ел студенты-2020" премиясе финалы онлайн-форматта узачак

2020 елның 23 октябре, җомга

Россия Яшьләр берлеге һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" коммерцияле булмаган автоном оешмасының уртак проекты булган "Ел студенты - 2020" Россия милли премиясе финалы быел ноябрь ахырында онлайн-форматта узачак. 

2020 елда конкурста 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге югары уку йорты һәм көллият студентлары катнашты, алар уку, фәнни, спорт, иҗади һәм иҗтимагый тормышта аерым уңышлар күрсәтте.

Премия 23 номинация буенча тапшырылачак: 13 - югары уку йортлары студентлары өчен һәм 10 - урта һөнәри белем алучылар өчен. 

"Ел студенты"ның финал сынаулары берничә биремне үз эченә ала: үз-үзеңне тәкъдир итү, тест узу, мастер-класслар, дебатлар, кейс биремнәрен чишү, батл. Илнең 60 субъектында финалистларны  тоташтыру өчен мәйданчык-студия оештырылачак. "Җанатарлар" күп кенә конкурс сынауларын ирекле кулланылышта күзәтә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International