"Мәктәп волейбол лигасы" зона туры җиңүчеләре билгеле

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

3-4 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең 11нче, 8 нче, 4 нче урта мәктәпләре  базасында ТР “Мәктәп волейбол лигасы” турниры кысаларында зона ярышлары узды.

3 октябрьдә ярышлар егетләр командалары арасында үтте. Уеннарда турнирның муниципаль этапларында җиңүче 6 мәктәп катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын - Актаныш муниципаль районының Татар Суыксу урта мәктәбе;

2 урын - Сарман муниципаль районының  Җәлил урта мәктәбе;

3 урын - Яр Чаллы шәһәренең 1нче урта мәктәбе.

4 октябрьдә кызлар командалары арасында ярышлар узды. Уеннарда турнирның муниципаль этапларында җиңүче 8 мәктәп катнашты. Уен нәтиҗәләре:

1 урын - Сарман муниципаль районының Илексаз урта мәктәбе;

2 урын - Яр Чаллы шәһәренең 1 нче урта мәктәбе;

3 урын - Мамадыш муниципаль районының Түбән Ушмы урта мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International