Лаеш районында күптелле белем бирү комплексы ачарга тәкъдим иттеләр

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Адымнар» күптелле белем бирү комплекслары объектларын проектлауга һәм төзүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Биредә Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов киләчәктә Усад авылында зур торак комплексында күптелле белем бирү комплексы булдырырга тәкъдим итте. 

Илдус Зарипов күптән түгел районда яңа күптелле белем бирә торган балалар бакчасы эшли башлавын искәртте. Илдус Зарипов тәкъдиме буенча күптелле белем бирү комплексы 500 укучыга исәпләнгән мәктәп базасында ачылырга мөмкин. Фикер алышканнан соң әлеге инициатива хупланды.

Казан Кремлендә утырышта Дәүләт Киңәшчесе искә төшергәнчә, «Яңарыш» республика фонды үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте һәм Татарстан территориясендә күптелле белем бирү комплекслары проекты өстендә эшен дәвам итә. «Билгеле булганча, агымдагы елда Алабугада һәм Казанда „Адымнар“ мәктәбе ачылды һәм эшли башлады. Хәзер 2021 елга план төзү максаты куелды. Ул безнең өчен беренче сентябрьдән башланды», — диде ул.

Аннары киңәшмәдә Чаллыда күптелле белем бирү комплексы объектларын проектлау һәм төзү турында фикер алыштылар. Ул мәктәп, интернат, шәһәр яны өстәмә белем бирү үзәгеннән торачак, дип сөйләделәр автошәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев.

Моннан тыш, чарада Татарстан башкаласы комплекслары өчен «Адымнар» шәһәр яны өстәмә белем бирү үзәге объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь төзекләндерү процессы турында фикер алыштылар. Әлеге объект «Ялкын» балаларны сәламәтләндерү лагеры базасында төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International