БДИ-2020 нәтиҗәләре кайчан билгеле булачак һәм аларны ничек белергә?

2020 елның 7 июле, сишәмбе

6 һәм 7 июльдә чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыра. Анда катнашу өчен 671 меңнән артык кеше гариза биргән. Бу имтихан нәтиҗәләре югары уку йортына бөтен белгечлек буенча да укырга кергәндә кирәк.

Пандемия аркасында БДИ уздыруның төп чоры 2020 елда 3 июльдән башланды. Ул 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк, шулай ук августта өстәмә имтиханнар уздыру чоры да каралган. Моңа кадәр  Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев БДИ расписаниесе, шул исәптән җәй ахырында уздырылачак резерв көннәрне дә исәпкә алып, 15 августка кадәр тикшерелеп һәм нәтиҗәләр бирелергә тиешле итеп төзелгән, дип белдерде.  Быел БДИ нәтиҗәләрен дә көтмичә вузга документларны тапшырырга мөмкин: Югары белем һәм фән министрлыгында хәбәр итүләренчә, имтихан нәтиҗәләре, әзер булу белән, базага кертеләчәк.

Имтихан нәтиҗәләрен үз мәктәбеңдә яки Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга теркәлгән мәгариф идарәсе төбәк органында белергә мөмкин. Нәтиҗәләр белән чыгарылыш укучылар шулай ук БДИның мәгълүмати рәсми порталында имтиханга хәбәрнамәдә күрсәтелгән махсус теркәү коды буенча яки паспорт мәгълүматларын (серия һәм номеры) җыеп таныша ала. Теркәлү коды югалган очракта, мәгариф оешмасында ГИА үткәрү өчен җаваплы затка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International