Татарстанда рус теленнән БДИ тапшыралар

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Казанның 183 нче гимназиясе бердәм дәүләт имтиханы кабул итү пунктына әверелде. Кичә монда 160 бала рус теленнән имтихан тапшырды. Чыгарылыш сынавы башланыр алдыннан имтихан кабул итү урынын ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тикшерде.

«Татарстанда барлык имтихан бирү пунктлары Роспотребнадзор таләпләренә туры килә. Капка төбеннән алып, парта артына утырганчы балалар арасындагы тиешле ераклык үтәлде. Имтиханның беренче көнендә кәефләре начар булу сәбәпле ике бала сынауга кертелмәде. Бу коронавирус белән бәйле түгел», — диде Рафис Борһанов.

Министр апрель–май айларында дистанцион форматта узган уку балаларның имтихан сыйфатына начар тәэсир ясамаска тиеш дип белдерде.

«Гадәттә, 11 нче сыйныфның соңгы чиреге үткән материалны кабатлауга багышлана. Үзләштергән белемне онлайн форматта да искә төшерергә була. Укучылар белән сөйләштек, аларның кәефләре әйбәт», — диде Рафис Борһанов.

Сәгать 10 тулгач, һәр аудиториягә имтихан биремнәре яздырылган дисклар таратылды. Биремнәрне кәгазьгә чыгартып видеокамералар күзәтүе астында балаларга тапшырдылар.

«Һәр классның дүрт почмагында да видеокамералар урнаштырылган. Видеокамералар бүлмәдәге хәрәкәткә һәм әз генә тавышка да сизгер. Имтихан бирүне Мәскәү экспертлары күзәтеп тора. Күзәтүчеләргә шикле булып тоелган гамәл башкарылса, компьютерга сорау килә, һәм без аңа аңлатма бирергә тиеш. Мәсәлән, өстәлгә төшкән кояш яктылыгы мониторда ак төстәге чит әйбер булып күренсә, без ул урынны кояш нурыннан каплап күрсәтергә тиеш», — дип аңлатты имтихан бирү пункты җитәкчесе Ирина Деревенская.

«Имтихан 3 сәгать 30 минут бара. Вакыт узгач эшләр җыелып алына. Без камералар каршында һәр эшне сканер аша порталга җибәрәбез. Кәгазь вариантлар ябулы пакетларга салынып биремнәрне тикшерү пунктларына озату өчен инкассация хезмәтенә тапшырыла», — дип сөйләде Ирина Деревенская.

Имтихан бирү пункты хезмәткәрләре сүзләренә караганда, биремнәренең вариантлары шулкадәр күп ки, әлеге бинада бертөрле бирем очрау мөмкин түгел. Ялган юллар белән имтихан тапшыру, гомумән, юк дәрәҗәсендә. Һәр бала үз көченә генә ышана ала.

Бүген Татарстанда 11377 бала рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыра. Иртәгә яңадан 6056 баланы шушы сынау көтә. Эпидемиологик вәзгыятьне күздә тотып, иң күпләп бирелә торган фәннең имтиханы өчен Россиядә ике көн билгеләнде.

Быел югары уку йортларына керергә теләмәүчеләр чыгарылыш сынауларыннан азат ителеп, аттестатларын алдылар инде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International