Төрле илләрдән мәктәп укучылары химия буенча Менделеев олимпиадасында катнашачак

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Химия буенча 54 нче Халыкара Менделеев олимпиадасында 20 илдән килгән командалар катнашачак. Олимпиада ике теоретик турдан торачак һәм онлайн-форматта узачак. Ул 13 июльдә старт алачак.

Химия буенча мәктәп укучыларының Халыкара Менделеев олимпиадасы - ел саен төрле илләрдән сәләтле укучыларны берләштерүче уникаль белем бирү проекты. Ул мәктәп укучылары арасында иң мөһим интеллектуаль ярышларның берсе дип танылды. Киләсе 55 нче олимпиада 2021 елның язында Будапештта узачак, дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International