Рафис Борһанов Альберт Камалиевны искә алу көненә багышланган чарада катнашты

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Альберт Камалиевны искә алу көненә багышланган чарада катнашты һәм аның каберенә чәчәкләр салды.

Альберт Камалиевка бүген 80 яшь тулган булыр иде. Ул күренекле шәхес, талантлы һәм харизматик җитәкче, танылган җәмәгать эшлеклесе иде. 1982 елдан 1988 елга кадәр Альберт Камалеев ТАССРның һөнәри техник белем бирү буенча Дәүләт комитеты рәисе, ә аннары ТАССРның халык мәгарифе министрының беренче урынбасары булып эшләгән.

Аның җитәкчелегендә һөнәри-техник училищеларның матди-техник базасы ныгый, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алына, заманчалаштырылган укыту-җитештерү комплекслары төзелә. Зәйдә (элеккеге ПУ-98, хәзерге Зәй политехника көллияте), Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында (элеккеге ПУ-93, хәзерге Казан авиация көллияте филиалы), Чаллы шәһәрендә (элеккеге СПТУ-76, 2008 елда бетерелгән), Апас авылында (элеккеге ПУ-92, хәзер Апас аграр көллияте) укыту-җитештерү комплекслары үзгәртелә.

Тантаналы чарада шулай ук Альберт Камалеевның туганнары, Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе  Айрат Шәфигуллин, Казан шәһәре Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ветераннар советы рәисе Таһир Гафуров, тармак ветераннары, шул исәптән ТАССР Дәүләт комитетының һөнәри техник училище бүлегенең элеккеге белгече Василий Демьянов, Казан шәһәренең 49 нчы һөнәри училищесы элеккеге директоры Анатолий Ильин һәм Казан көллиятләре һәм техникумнары директоры һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International