Рафис Борһанов Лаеш районындагы яңа мәктәп төзелеше барышы белән танышты

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Лаеш районының Усады авылында 500 урынлык яңа мәктәп төзелә. ТР премьер-министры урынбасары -  мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов эш барышы белән танышты. Аны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.

Төзелешне 2021 елның 1 мартына төгәлләү планлаштырыла. Укучылар өчен мәктәп ишекләрен 2021-2022 уку елында ачачак.

Проект буенча биредә хәрәкәтле уеннар һәм тыныч ял итү өчен урыннар, мини-футбол кыры һәм йөгерү өчен юллар булган стадион, волейбол һәм гимнастика өчен уен мәйданчыгы урнашачак. Мәктәп өч катлы бина итеп планлаштырыла. Беренче катта актлар залы һәм ашханә урнашачак. Икенче катта - спорт залы, йорт хуҗалыгы кабинетлары, лаборант бүлмәсе, китапханә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International