Татарстанда педагогларны дистанцион белем бирү технологияләренә өйрәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

19 майда педагогларны дистанцион белем бирү технологияләренә өйрәтү мәсьәләләре буенча (тәҗрибә уртаклашу) республикакүләм киңәшмә узды. Ул Zoom сервисы аша видеоконференция режимында  үтте. Киңәшмә эшендә өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының мәгариф эшчәнлеге буенча җитәкче урынбасарлары катнашты.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

"Дистанцион һәм онлайн-форматларда квалификация күтәрүне оештыру үзенчәлекләре (эш тәҗрибәсеннән чыгып)", Орлова Наталья Павловна - Казан педагогика көллиятенең фәнни һәм инновацион эшләр буенча директор урынбасары;

“Өстәмә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең квалификациясен күтәрүне MOОDLE аша дистанцион форматта оештыру үзенчәлекләре (эш тәҗрибәсеннән чыгып)”, Нуретдинова Гөлназ Наил кызы - Арча педагогика көллиятенең  укыту эшләре буенча директор урынбасары;

«Дистанцион форматта горизонталь белем бирүне оештыру», Некрасов Андрей Юрьевич - Социаль-гуманитар белем бирү үзәге җитәкчесе (Казан шәһәре). 

Киңәшмә өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызы җитәкчелегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International