Татарстан Президенты математика буенча кызлар өчен Европа олимпиадасында җиңүчеләр белән онлайн-очрашу уздырды

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов математика буенча кызлар өчен Европа олимпиадасында җиңү яулаган Казанның 131 нче лицее укучы кызлары һәм укытучылары, ата-аналары белән онлайн-очрашу уздырды.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә быел олимпиада дистанцион форматта узган. Россия җыелма командасы составындагы дүрт укучы өч алтын һәм бер көмеш медаль алган. Ике бүләккә Казанның 131нче лицее укучы кызлары лаек булган. Алтын медальне – Розалина Миргалимова (10 сыйныф), ә көмеш медальне Ралина Йосыпова (8 сыйныф) яулаган. 

Рөстәм Миңнеханов укучы кызларны бу югары уңышлары белән котлады. «Бу уңышны һичшиксез ныгытырга кирәк. Сезнең компетенцияләр бөтендөнья дәрәҗәсендә дә  конкурентлар булырлык. Бүген бу бик мөһим», - диде ТР Президенты. 

Ул билгеләп үткәнчә, республикада олимпиада хәрәкәтенә ярдәм күрсәтү буенча күп юнәлешләр гамәлгә ашырыла. Республика олимпиада үзәге һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча мәгариф оешмалары эшләп килә. «Болар бар да уңай нәтиҗә бирә», - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Розалина Миргалимованың һәм Ралина Йосыпованың ата-аналарына һәм укытучыларына бүгенге җиңүләргә нигез салган өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International