20 февральдә 2020/2021 уку елында "Мәктәп өчен цифрлы шәхси белем бирү платформасы" программасына кертелүгә дәгъва кылучы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Әлеге программа «Цифрлы белем бирү мохите» Милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның максаты - барлык төр һәм дәрәҗәләрдәге белем бирүнең югары сыйфатын һәм һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итүче заманча һәм куркынычсыз цифрлы белем бирү мохитен булдыру.