3 февральдән 8 февральгә кадәр Татарстанда «Шәхси-үсеш белем бирү мохитен булдыру идарәсе» квалификациясен күтәрү программасы буенча укулар узды. Әлеге чара «Киләчәккә өлеш» хәйрия фонды һәм Мәскәү шәһәр педагогия университеты (МГПУ) командасы ярдәме белән үткәрелде.
Укуда идарәчеләр, укытучылар, педагог-психологлар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, төбәк операторы - «Казан ачык талантлар университеты 2.0» вәкилләре катнашты.