Алабугада методистлар экологик белем бирү темасына фикер алыштылар

2019 елның 15 ноябре, җомга

14 ноябрьдә Балалар экология-биология үзәге  Республика олимпиада үзәге белән берлектә "Экологик белем бирү: тәрбия-белем бирү процессы һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге" дигән темага республикакүләм методик семинары үткәрде.

Семинарга Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Алексеевск, Әтнә, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Тукай, Лаеш, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Кукмара, Сарман, Чистай, Зәй, Балык Бистәсе районнары, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы вәкилләре килгән иде.  Семинарда КФУның Алабуга институтының биология һәм химия кафедрасы студентлары булды. Чарада барлыгы 190нан артык кеше катнашты, алар арасында экологик үзәкләр директорлары һәм аларның урынбасарлары, методистлар, табигый-фәнни юнәлештәге укытучылар, күппрофильле балалар бакчалары педагоглары бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International