24 – 28нче март көннәрендә Казанда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән республика буенча 14 яшьтән 18 яшькә кадәр булган 200 укучыны җыячак “Талантларны ачу” профиль мәктәбе узачак.
Мәктәп программасында фән эшлеклеләреннән һәм экспертлардан мастер-класслар, Татарстан Республикасы вузларында һәм Фәннәр академиясендә булу, soft-skills үсешенә тренинглар һәм Талантлар университеты остазлары белән эшләү каралган.
Катнашучыларны барлыгы 10 юнәлеш көтә.