Казанда WorldSkills-2019 дөнья чемпионатына әзерлек атналыгы старт ала

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек атналыгы старт ала. Ул 27нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
"WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына әзерлек барышында безне ике мөһим вакыйга көтә. Беренчесе - дөнья чемпионатына әзерлек атналыгы, ул 21 – 27нче гыйнвар көннәрендә дәвам итәчәк. Һәм WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионат финалы да узачак. Бу - дөнья чемпионатының генераль репетициясе диярлек», - дип сөйләде спикер.
Ул ассызыклаганча, дөнья чемпионатына әзерлек атнасы дөньяның 62 иленнән 600гә якын кунак җыячак. Казанга WorldSkills International (WSI) директорлар советы вәкилләре, WSI әгъзалары булган илләр делегацияләре башлыклары, техник һәм рәсми делегатлар, экспертлар, компетенцияләр белән идарә итү менеджерлары, партнерлар, WorldSkills Shanghai 2021 оештыру комитеты вәкилләре киләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International