«Олимпка юл» физика буенча иң яхшы укучыларны билгеләде

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Казанда физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. Ул 12 – 14нче гыйнварда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә узды.

Олимпиадада Татарстанның 38 муниципаль районыннан 174 укучы катнашты.

Олимпиаданың беренче турында балалар язма формада биремнәр үтәделәр.

Катнашучыларның эшләрен КФУның Физика институты һәм КНИТУ-КАИ укытучылары һәм галимнәреннән торган компетентлы жюри бәяләде.

Физика буенча «Олимпка юл» олимпиадасы җиңүчеләре:

- Герман Ширкунов, ТР Зәй муниципаль районы Зәй 7 нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы;

- Фәнис Зиннуров, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбе-интернаты»ның 8 нче сыйныф укучысы;

- Әмир Хәйбиев, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 9 нчы сыйныф укучысы;

- Әминә Фатыйхова, ТР Югары Ослан муниципаль районы  Иннополис лицееның 10нчы сыйныф укучысы;

- Арина Кузнецова, ТР Зәй муниципаль районы Зәй 2 нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы;

- Ислам Нуриәхмәтов, ТР Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәренең 4 нче лицееның 11нче сыйныф укучысы.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча республиканың 28 муниципаль районыннан 61 укучы призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International