«Казан Экспо» күргәзмә комплексы WorldSkills төбәк чемпионатын кабул итәчәк

2018 елның 9 ноябре, җомга

14нче ноябрьдән Казанда WorldSkills стандартларына нигезләнгән һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты башлана – 7нче декабрьгә кадәр җиңүчеләр арасыннан илкүләм чемпионатны «штурмларга» юл алачак Татарстан җыелма командасының башлангыч исемлеге формалаштырылачак. Быел конкурста 136 компетенция тәкъдим ителгән, шуларның 53е – «юниорлар» категориясендә (16 яшьтән кечерәк белгечләр өчен), 83е – «өлкәннәр» юнәлеше.

Конкурста катнашучыларның һәм экспертларның гомуми саны ике мең кешегә җиткән, узган ел белән чагыштырганда компетенцияләр саны 23 процентка арткан, әмма бу, һичшиксез, мөһим, ләкин төп күрсәткеч һәм казаныш түгел. 2018-2019нчы ел сезоны төбәк чемпионаты «Казан Экспо» яңа халыкара күргәзмә үзәге өчен беренче «профильле» вакыйга булачак, аны төзү WorldSkills дөнья беренчелеге алдыннан башлап җибәрелде. Билгеле булганча, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында 2019 елның 22-27нче август көннәрендә узачак. Моңа кадәр, 2019 елның маенда,  биредә милли ярышлар финалы  узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International