Җиңүчеләрне ТР Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүләкләде. Егетләр арасында 1 урынны Яр Чаллы шәһәре 28-нче мәктәбе, 2 урынны Баулы районы 7-нче мәктәбе, 3 урынны Кукмара районы А.М.Булатов ис. лицее командалары яулады. Кызлар командалары арасында 1 урынга – Яр Чаллы 10-нчы мәктәбе, 2 урынга – Балтач гимназиясе, 3 урнга – Казан 156-нчы мәктәбе лаек булды.
Өч көн дәверендә мәктәп укучылары “Уникс” баскетбол клубының төп мәйданында – “Баскет-холлда” ярыштылар.
“КЭС-Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң көчле командалары Идел буе федераль округы чемпионаты финалында Республика данын яклаячаклар.