16 июнь көнне “Дуслык” РМҮ сөйләм практикасы буенча регионара сменасы ачылды. Смена ачылыш тантанасында мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов катнашты.
Әлеге сменага Россиянең 22 субъектыннан халыкара, бөтенроссия һәм регион олимпиадаларында, бәйгеләрендә һәм конференцияләрендә җиңгән татар балалары чакырылды.
Регионара смена кысаларында татар телен һәм әдәбятын, татар халкы һәм Татарстан тарихын өйрәнү, мастер-класслар, танылган кешеләр белән очрышу, Казан шәһәре һәм Арча районы буенча экскурсияләр планлаштырылган.