Казанда “Робосабантуй-2017” Идел буе фестивале узды

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Казанда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә “Робосабантуй-2017” Идел буе фестивале узды. Фестивальне оештыручылар – “Бала-Сити” мильтилингваль балалар бакчалары челтәре һәм “РоботЛенд” робототехника һәм сәнәгать дизайны лабораториясе. Робосабантуенда 6 яшьтән 12 яшькә кадәр балалар катнашырга Татарстаннан гына түгел, күрше регионнардан да килгәннәр. Форумда 500 артык кунак булган.

Форум ачылышында Республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов барлык кунакларны сәламлады. “Соңгы елларда, балалар бик каты програмирование, робототехника белән кызыксына башлады. Әлеге гаилә чарасы – сезнең өчен дә ата-аналарыгыз өчен дә фән белән шөгельләнүгә этәргеч булып тора”, - дип билгеләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International