Халыкара хезмәттәшлек

2017 елның 17 феврале, җомга

Чит  илләрнең  белем  бирү  учреждениеләре  белән  Халыкара хезмәттәшлек итү  кысаларында  ДАҺББУ “Г. Тукай  исемендәге Арча  педагогия  көллияте  базасында  2014нче  елның  8нче февраленнән  14нче февраленә  кадәр  урта  звено  педагогик  хезмәткәрләре  һәм АКШ ның  Феррис исемендәге (Биг Рапидс шәһәре, Мичиган штаты)    дәүләт  университеты  оештырган  югары  һөнәри белем бирү учреждениеләре  арасында  стажировка  уздырылды.

Делегация  составына АКШның Мичиган, Иллинойс, Калифорния, Огайо штатларында  урта звенога  лидерлар  хәзерләү  вәкилләре: колледж вице-президентлары, факультет деканнары, бүлек мөдирләре  керә.

Феррис дәүләт университетына (алга таба Университет) 1853нче елда нигез салына. Анда 13000нән артык студент 180 белгечлек  буенча  белем ала, шул исәпкә башлангыч сыйныф  укытучылары хәзерләү дә  керә.

Стажировка программасы делегация әгъзаларының түбәндәге пробелмалар буенча чыгышларыннан торган эшлекле өлешне үз эченә ала: Урта һөнәри белем бирүче  уку йортларының АКШ университетлары белән хезмәттәшлеге; Урта һөнәри белем системасында менторлык программасы; Урта һөнәри белем системасында финанс структурасы; югары сыйныф укучыларына АКШ университетеларына керү өчен кредитлар бирү системасы. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алишев Т.Б., ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының халыкара белем бирү программалары һәм проектлары бүлеге мөдире Яруллин Б.М. белән очрашу вакытында Россиянең, Татарстан республикасының һәм АКШ ның мәгариф системаларына чагыштырма анализ ясалды.

Арча муниципаль районының мәгариф системасын үстерүгә керткән өлеше турындагы сорауларга район башлыгы Нуриев И.Г. җавап бирде. Республиканың урта һөнәри белем бирүче уку йортларында йөргәндә кунаклар урта звенода белгечләр әзерләүнең чынбарлыкта ничек тормышка ашырылуын күрделәр.

Стажировка программасының мәдәни өлеше кунакларга татар милләтенең гореф-гадәтләре, ТР ның башкаласы һәм Арча шәһәренең истәлекле урыннары белән танышу мөмкинлеге бирде.

Стажировка нәтиҗәләре буенча Арча педагогия көллияте һәм АКШ белем бирү учреждениеләре, югары уку йортлары арасында студентлар алмашу, конференцияләр, форум һәм башка чаралар үткәрү турында халыкара хезмәттәшлек килешүе төзелер дип көтелә. Көллият җитәкчелеге мондый халыкара хезмәттәшлек белем бирү мөмкинлекләрен тагын да киңәйтер, уңай эш тәҗрибәсен уртаклашу мәйданчыгы булдыруга хезмәт итәр дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International