Мәгариф хезмәткәрләренең традицион Кышкы спартакиадасы быел Актаныш районында уза

2017 елның 17 феврале, җомга

 

18 февральдә Актаныш районының «Актаныш» спорт комплексында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы финалы Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында старт ала.

Спартакиадада мең ярымлап кеше – 45 муниципаль районнан укытучылар, мәктәп директорлары, мәгариф бүлекләре һәм идарә җитәкчеләре, шулай ук мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре катнашачак. Алар чаңгы эстафетасы, тимераякта узышу (шорт-трек), хоккей, волейбол, өстәл теннисы, аркан тартышу һәм башка дисциплиналар буенча көч сынашачак.

Мәгариф бүлеге һәм идарә җитәкчеләре өчен VIP – ир-атлар өчен – 2, хатын-кызлар өчен 1 чакрымга чаңгыда узышу булачак.

Спартакиада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2013 елдан башлап һәр елны уздырыла. Ул физик культураны пропагандалау һәм популярлаштыру максатыннан, шулай ук педагоглар, җитәкчеләр арасында физкультура-спорт эшләрен көчәйтү уңаеннан үткәрелә.

Спартакиада ярышларын үткәргәндә командалар икегә бүленә. А төркеменә 3 500дән ким укучылары булган муниципаль районнар, Б төркеменә 3 500дән артык укучылары булган төбәкләр керә.

Искәртеп үтик, Кышкы спартакиада 4 этаптан тора. Беренчесендә – укытучылар, икенчесендә –  идарә һәм бүлек хезмәткәрләре арасында ярышлар үтә. Өченче этапта мәгариф хезмәткәрләре зона буенча хоккей һәм волейбол уеннарында көч сынаша. Финал уенары муниципаль районнарның җыелма командалары һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре арасында барлык спорт төрләре буенча уздырыла.

Спартакиаданы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгариф хезмәткәрләренең Татар республика профсоюз комитеты оештыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International