Энгель Фәттахов II төбәкара “Болгар - Туган тел” форумында катнашучылар белән очрашты

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
25 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Болгар музей-тыюлыгындагы палатка лагерында узучы II төбәкара  “Болгар-Туган тел” форумында катнашучылар белән очрашты.
Илнең төрле почмакларыннан җыелган алты йөздән артык егет-кызлар татар теле аша татар халкы мәдәниятын, гореф-гадәтләрен өйрәнә. Алар өчен мастер-класслар, танылган галимнәр, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек эшлеклеләре белән очрашулар оештырыла.
Форум 23нән 29нчы июльгә кадәр ТР Мәгариф һәм фән минитсрлыгы тарафыннан ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе һәм “Сәләт” фонды белән берлектә “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International