Энгель Фәттахов Татарстан Республикасы җыелма командасы вәкилләре - World Skills Russia чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләде

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
27 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чемпионатта катнашучы татарстанлылар – яшь эшчеләр һәм көллият һәм техникум студентлары, производствога укыту мастерлары һәм укытучылары белән очрашты.
Энгель Фәттахов WorldSkills Russia 2014 II Милли эшче һөнәрләр чемпионаты ярышларында Татарстан Республикасы җыелма комнадасы җиңүенә шәхси өлеш керткән өчен җиңүче студентларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы командасы чемпионатның гомумкоманда зачетында җиңүче булды. Татарстан җыелма командасы тарафыннан 4 алтын, 7 көмеш һәм 6 бакыр медальләр яуланды.
Бүләкләнүчеләр исемлеге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International