Республиканың «Основы лидерства. Шаг-15» исемендәге белем алу программасының сменасы тәмамланды

2013 елның 8 ноябре, җомга
Республика балалар сәламәтләндерү һәм белем алу “Костер” үзәгендә 1 нече ноябрьдән 3 нче ноябрьга кадәр “Основы лидерства. Шаг-15” исемендәге Республика күләм белем алу программасының профилле сменасы тәмамланды. Татарстанның 37 муниципаль районарыннан балалар катнашты. Программа кысаларында катнашучылар Дәүләт тарихи-архитиктура музее “Свияжск утравы” буйлап сәяхәт иттеләр, “Татарстан-Яңа гасыр” каналының “Тин – клуб” яшьүсмерләр тележурналының режиссеры һәм алып баручысы белән якынрак танышуга лаек булдылар. Сменаның нәтиҗәсе булып - практик белемнәрнең үтәлүе булды. “Основы лидерства” сменасы программасының ябылу тантанасына балалар :
- “Здорово живешь” – исемле видеоролик;
- “Рука в руке” – исемендәге телепереедача;
- Балаларның хокукларын яклау буенча “Право и я” - исемле фотопрезентация;
- Гаилә политикасында балаларны саклау буенча “Семь – Я” - исеме астында газета;
- “Вместе мы сила” – бабаларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе турындагы радиопередача әзерләнде.
Республиканың профилле сменасы белем алу программасын тәмамлауга, үзләрен актив яктан күрсәткән, мастер- классларда тырышып катнашкан-эшләгән барлык балалар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы исемендәге грамоталар белән бүләкләнделәр.

“Рука в руке” – исемендәге телепереедача
Видеоролик Союза Молодых Интеллектуалов Костра (2 отряд)
“Здорово живешь” – исемле видеоролик
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International