ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2017 ел
җомга

9нчы февраль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов муниципаль берәмлек мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Исегезгә төшерәбез, мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре белән киңәшмә гадәттә һәр пәнҗешәмбе видеоконференцэлемтә ярдәмендә үткәрелә. “Бүген без сезне Казанга очраклы рәвештә чакырмадык. Сезнең шәхсән монда булуыгызны таләп итә торган сораулар җыелды”,- дип башлады үз чыгышын министр.

2017 нче елның 9 нчы февралендәТатарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең татар  башлангыч мәктәп, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Яңа Савин районының 179 нчы номерлы аерым предметларны тирәнтен өйрәнү мәктәбендә семинар уздырды. Семинарда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Исмәгыйлева, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча баш белгеч Рәйханә Богавеева, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова, башлангыч мәктәп кафедрасы доценты Зәлфирә Җамалетдинова, “Сәлам” укыту-методик комплекты авторлары катнашты.

    9 февраль көнне  Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенә   чираттагы эшлекле очрашуга Барда гимназиясе директоры Нурия Исмәгыйлева җитәкчелегендә  делегация килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International