Татарстанда техникум һәм көллиятләрдә практик дәресләрне башка вакытка күчерәләр

2020 елның 21 марты, шимбә

Татарстанның урта махсус уку йортларында практик дәресләрне башка вакытка күчерәчәкләр. Республика мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казан педагогика көллияте белән танышканда шулай дип белдерде.

«Моның бернинди кыенлыгы да юк. Программага ничек тә сыешачакбыз», — дип искәртте ул.

Министр урта махсус уку йортлары җитәкчеләре белән бергә дистанцион белем бирүгә бәйле мәсьәлә хакында фикер алышты. Моның кыенлыгы шунда ки, уку йортларының профильләре төрле. Моннан тыш, барлык предметларны да дистанцион укытуга рөхсәт юк. Бу очракта студентларны каникулга җибәрү яки 2-8 кешелек кече академия төркемнәрен укыту мөмкинлеге бар.

«Без расланган расписание нигезендә дәресләрне шул вакытта үткәрәчәкбез. Тиешле контент бирү һәм кире элемтә урнаштырырга өлгерү өчен, 45 минутка сыешырга тиешбез», — диде Борһанов.

Дистанцион укуга күчү белем бирүнең сыйфатында берничек тә чагылыш табарга тиеш түгел, дип искәртте мәгариф һәм фән министры.

«Һәркемнең үз алымнары бар, һәр кеше биредә үзе өчен нәрсәдер алачак. Безгә боларның барысын да мөмкин кадәр тиз эшләргә кирәк. Миндә бернинди дә курку хисе юк. Бары тик вакыт кына аз. Әгәр мәктәпләрдә бер атналык каникуллар бар икән, без инде дистанцион белем бирү процессында дигән сүз», — дип мөрәҗәгать итте ул урта махсус уку йортлары җитәкчеләренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International