Турыдан-туры трансляция: Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзорның төбәк мәгариф системаларына ярдәм итү буенча уртак эшче төркеме утырышы

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Төбәкләр белән килеп туган эпидемиологик вәзгыять шартларында эшне оештыру мәсьәләләре буенча видеоконференц-элемтә режимында беренче киңәшмә 18 мартта 9:00 сәгатьтә узачак, турыдан-туры трансляция Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Ситуацион-мәгълүмат үзәге мәйданчыгыннан алып барылачак.

Киңәшмәдә мәгариф министры Сергей Кравцов, Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев һәм мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко катнашачак. Катнашучылар укучыларның сәламәтлеген саклау буенча кирәкле чаралар кысаларында дистанцион укытуны оештыру һәм бу юнәлештә регионнарның уңышлы эш тәҗрибәсе турында фикер алышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International