«Онегин укулары» Х фәнни-гамәли конференциясе

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 12-22 гыйнварында «Онегин укулары» Х фәнни-гамәли конференциясенең читтән торып үткәрелүче туры узды. Конференциядә Татарстан Республикасы һәм Марий Эл Республикасы мәктәпләре һәм һөнәри белем бирү оешмаларыннан 150дән артык эш тәкъдим ителде.
«Онегин укулары» Х фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау туры Зеленодольск шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицее базасында 2020 елның 30 гыйнварында узачак. Чара сәгать унда, катнашучыларны теркәү сәгать тугызда башлана.
«Онегин укулары» Х фәнни-гамәли конференциясенең турыдан-туры үткәрелүче турында һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашу өчен укытучылар, китапханәчеләр, мәктәп укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International