2019-2020 уку елының беренче яртыеллыгында "Инженерлык Республикасы" мәгариф проектын гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәләр ясалды. Әлеге проект республикада КНИТУ-КАИның мәгариф эшчәнлеге һәм тәрбия эше буенча проректоры, техник фәннәр кандидаты А.А.Лопатин җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла.
Беренче яртыеллыкка нәтиҗәләр ясап проект кысаларында Биектау (1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Г.Баруди исемендәге 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында) һәм Балтач (Норма урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясе базасында) районнарының тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Презентацияләр барышында проектларның техник һәм лингвистик юнәлешләре ачык дәресләр, презентацияләр, театральләштерелгән тамашалар форматында күрсәтелде.