Хокук буенча республика олимпиадасында Казанның 17 укучысы җиңүче булды

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

16-18 гыйнварда хокук фәне буенча Бөтенроссия олимпиадаларының республика һәм төбәк этаплары узды.
Әлеге олимпиадада Татарстанның 14 муниципаль районыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 154 мәктәп укучысы катнашты.
Олимпиадада 18 укучы җиңүче булды:
- Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы - 1 укучы;
- Казан шәһәренең Мәскәү районы - 13 укучы;
- Казан шәһәренең Яңа Савин районы - 2 укучы;
- Казан шәһәренең Идел буе районы - 1 укучы;
- Саба муниципаль районы - 1 укучы.
Татарстан Республикасының 6 муниципаль районыннан,
Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 54 укучы призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International