Татарстан Президенты Федераль мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов белән очрашты

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов белән очрашты.

Яклар республикада мәгариф үсеше, аны бәяләү системасын камилләштерү һәм башка актуаль мәсьәләләр турында сөйләште. 

Казан Кремлендә узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International