6-8 декабрь көннәрендә «Костёр» үзәгендә «Стань Одной Командой. СОК-2019» конкурсының финал этабы узды. Ул «Укучылар үзидарәсе» Бөтенроссия программасының төбәк этабы буларак оештырыла. Биредә Татарстан командалары республиканың иң яхшы укучы советы исеме өчен көрәште.
Бәйгенең читтән торып оештырылган этабында 112 үзидарә командасы катнашты, шуларның 30ы - финалистлар. Уку советлары көндезге этап кысаларында норматив документларны белүгә тест үтте, күргәзмә-презентация, кейс-турнир оештырдылар һәм «Сайлаулар» да уйнадылар.