«Олимп» укучыларга инглиз теленең кыенлыкларына төшенергә ярдәм итте

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

4-8 декабрь көннәрендә «Дуслык» оешмасы базасында сәләтле балалар өчен «Олимп» республика профиль сменасы кысаларында инглиз теле буенча укыту-тренировка җыеннары узды. Сменада республиканың гомуми белем бирү оешмаларыннан 90 укучы катнашты.
Дәресләрне үзәк предмет-методика комиссиясе әгъзалары, М.В. Ломоносов исемендәге МДУ чит телләр факультеты доцентлары, халыкара мөнәсәбәтләр институты, Чит телләр югары мәктәбе һәм КФУ тәрҗемәсе доцентлары алып барды.  Укучылар республика олимпиадасын үткәрү этаплары, олимпиада эшләрен бәяләү критерийлары белән танышты, «Письмо», «Говорение», «Лингвострановедение» бүлекләрендә практик күнекмәләр алды, шулай ук сүзлек запасын тулыландырды, лексик-грамматик модульнең яңа аспектларын өйрәнде, тел мохитенә чумдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International