Кукмараның Урта Комар авылында балалар бакчасы ачылды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Кукмараның Урта Комар авылында мәктәп белән бер түбә астында "Тамчы" балалар бакчасы ачылды. Биредә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 25 бала тәрбияләнәчәк. Төзекләндерү эшләре 12 миллион 300 мең сумга төшкән.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, район башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, "Техстрой" төзелеш оешмасы җитәкчесе Ринат Ваһапов, Урта Комар авыл җирлеге башлыгы Юрий Исынбаев, Татарстандагы удмурт милли автономиясенең башкарма директоры Марина Ивановалар катнашты.

"Төзекләндерү эшләре республика программасы кысаларында башкарылды. Бакчада уйнау, дәресләр алып бару, тиешле белем һәм тәрбия алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Әлеге балалар бакчасы беркайчан буш тормасын иде", - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International