Бөгелмәдә республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары өчен семинар – киңәшмә узды

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

2019 елның 12 ноябрендә Бөгелмә районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының «Федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучыларның предмет һәм методик компетенциясен үстерү» темасына  зона семинар – киңәшмәсе узды.

Семинарда Татарстан Республикасының Ютазы, Баулы, Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Чирмешән, Сарман, Мөслим районнары, Оренбург өлкәсе Әсәкәй  районы мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Секция утырышлары Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә  һәм Бөгелмә шәһәре «Торнакай» 14 нче прогимназиясендә узды.

         Семинар – киңәшмәнең пленар утырышында Татартан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең  Г.Ибраһимов  исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Абдуллина Диләрия Марат кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең татар теле кафедрасының өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Марат кызы һәм Салихов Данил Хәбибрахман улы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International