19 октябрьдә Мәскәүдә «Татарча диктант»дип аталган белем бирү акциясе узачак.
Акция дөрес язуга кызыксындыру уятырга, әдәби татар телен белергә, орфографик һәм грамматик кагыйдәләрнең белү буенча белем дәрәҗәсен тикшерергә мөмкинлек бирә. "Татарча диктант" ирекле һәм түләүсез нигездә үткәрелә.
Быел Мәскәү регионында акция 14 мәйданчыкта узачак: Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә, «Патриархлар йорты» мәдәни үзәгендә, Мәскәү педагогика дәүләт университетында, Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәптә, «Рәсәләт» МРОДА.