Казан мэры исемендәге стипендиягә ия булу өчен эшләр кабул итү башланды

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Балалар һәм яшьләр эшләре буенча шәһәр комитеты Казан шәһәре мэрының исемле стипендияләрен алуга фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшләр кабул итү башлануы турында хәбәр итә.

Казан мэрының исемле стипендияләрен алу өчен фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашу өчен:

- 30 яшькә кадәр булу;

- студентлар; вуз яки фәнни оешма аспиранты; интерн; клиник ординатор; дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә эшләүче Казан яшьләр иҗтимагый оешмасы белгече;

-  узган уку елындагы билгеләр бары тик яхшы булырга тиеш һәм акадеимк бурычлар булмау зарур;

- фәннәр кандидаты дәрәҗәсе булмау;

- 28 октябрьгә кадәр «Россия яшьләре " АИСКА заявка бирергә һәм барлык конкурс документларын күчереп алырга кирәк: https://myrosmol.ru/admin/event/34811

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International