Анжела Вавилова исемендәге фонд Казан хосписында тәрбияләнүчеләргә ярдәм йөзеннән өченче ел инде хәйрия акциясе үткәрә. “Беренче сентябрь флешмобы”ның асылы гади: бер сыйныфтан бер гомуми чәчәк бәйләмен сатып алу, ә Белем көне уңаеннан калган чәчәк бәясенә тигез күләмдә акча күчерү, шул рәвешле авыручы балаларга ярдәм итү.
Акциянең девизы - «Игелек шиңмәс» дигән гыйбарә. Бу уку елында аңа Казан, Яшел Үзән, Сокуры мәктәпләреннән 30 сыйныф укучылары, ата-аналар һәм педагоглар кушылды. Хәйрия акциясе барлыгы 275 827 сум акча җыйды.