WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты - Россияне лаеклы тәкъдим итү мөмкинлеге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»да узган старт матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Бу илебезне лаеклы тәкъдим итү өчен менә дигән мөмкинлек. Дөнья чемпионатына килгән кунаклар канәгать калсын һәм безгә тагын бик күп тапкыр килсен өчен, без барысын да эшләячәкбез», – диде ТР Президенты.