Дмитрий Медведев WorldSkills Kazan 2019 ны ачты

2019 елның 23 августы, җомга

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачты. Тантана «Казан Арена» стадионында узды.

«Төп сүзләрне әйтергә вакыт җитте: һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын ачык дип игълан итәм», - дип белдерде ул.

Шул ук вакытта РФ Хөкүмәте Рәисе турнирны «киләчәк чемпионаты» дип атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International