Рафис Борһанов: без эзлекле рәвештә үсәбез һәм безгә укытучы сыйныфка елмаеп керсен һәм балаларга үз белемнәрен тапшырсын өчен, күп эшләр башкарасы бар әле

2019 елның 17 августы, шимбә

Татарстанда быел мәктәпләрдә 12 меңнән артык яңа урын булдырылачак. Бу хакта бүген «Казан Экспо»да мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, быел республикада 10 мәктәп һәм белем бирү оешмаларына биш янкорма төзелә, бу  12 меңнән артык урын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Төзелешнең гомуми бәясе якынча 13 млрд. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International