2019 елда Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Татарстанда балалар бакчаларын төзекләндерү эшләренең иң кызган чагы. Ремонт вакытында балаларны башка бакчаларга бүләләр.

Исегезгә төшерәбез, 2012 елдан Татарстанда мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы дәвам итә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 27 февралендәге 399-р номерлы боерыгы (22.04.2019 № 892-р үзгәрешләре белән) нигезендә 2019 елда капиталь ремонтланырга тиешле мәгариф оешмалары исемлеге расланды.

Әлеге исемлеккә 112 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы (113 бина) кертелгән. Бу - безнең республиканың төрле районнарында урнашкан балалар бакчалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International